Хатын-кыз бәхете турында сүз барганда, төрле бәхәсләр туа. Кем белә: бәхет өчен хатын-кызга нәрсә кирәк? Бу серле сүз үз эченә нәрсәләрне берләштерә соң? «Хатын-кыз бәхете территориясе» ачык академиясен оештыручылар безнең гүзәл затларга ничек үзең белән гармониядә яшәргә һәм чын-чынлап бәхетле булырга икәнлеген аңларга тырышты. Моның өчен шәһәр мәдәният үзәгендә төрле тематикалы мәйданчыклар урнашкан 16 территория оештырганнар. Һәм чарага төрле яшьтәге ханымнар чыкырылды.