Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
12 сентябрь 2019, 12:40

Исемнәрне онытмас өчен

Яңа Кабан авылында яңартылган обелиск ачтылар.

Узган җомгада Яңа Кабан авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә төзелгән обелискны ачтылар. Бу уңайдан тантаналы митинг оештырылды.
Авылда Бөек Ватан сугышында катнашучылар истәлегенә обелиск моңа кадәр дә бар иде, тик ул инде искергән дип табылды. Шуңа күрә аны бөтенләй җимереп ташларга һәм аның урынына яңасын төзергә булганнар. Яңа Кабан авыл биләмәсе башлыгы Илшат Бәшәров митингта әйтеп киткәнчә, обелиск республика халкының көнүзәк социаль, мәдәни һәм башка мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелгән «Бердәм Русия» партиясенең «Анык эшләр» программасы кысаларында төзелгән.
Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм обелиск ачуны биләмә халкы гына түгел, бөтен район өчен дә истәлекле вакыйга дип атады. Обелиск авылда иң изге урынга әйләнергә тиеш, дип исәпли ул.
Бәйрәмдә катнашучыларны шулай ук «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлекчәсе җитәкчесе Ленара Сәлимова, ветераннар оешмасы рәисе Римма Төхбәтуллина да котладылар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Яңа Кабан авыл биләмәсенең башлангыч ветераннар оешмасы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә багышланган район смотр-конкурсында ике ел рәттән беренче урын алды. Ветераннар советы әгъзалары шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучыларны ачыклау буенча зур эш башкарган. Нәтиҗәдә яңартылган обелискка Яңа Кабан, Иске Кабан һәм Такталачык авылларыннан 554 кешенең исем-фамилиясе кертелгән.
Обелискка язылган исемнәр арасыннан бердәнбер тере кеше – Гасим Гайсин. Гасим Гайсинович районда да бердәнбер сугыш ветераны. Бөек Җиңүгә 75 ел тулган елда ул үзенең 95 яшен билгеләячәк.
Шуңа карамастан, ул әле, күз тимәсен, бик көр, ушлы. «Гәзиттә укыган идек бит әле», - дип таныштырды аны улы Рәфит Рөстәм Мусин урындыкта утырып торган Гасим абзый белән кул биреп күрешергә иелгәч. Гәзитләр укып, райондагы хәлләрне белешеп яткач, аллага шөкер әле бабай. Бик матур итеп телмәр дә әйтте.
Шаянлыгы да бар икән. Римма Төхбәтуллина аңа озын гомер теләп, Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилей тантанасына да килерсең әле, дигәч, «Сез исән булсагыз, килербееез!» - дип сузып, шаяртып куйды ул.
Бер минут тынлыктан соң обелиск ачылды һәм бәйрәмдә катнашучылар аңа чәчкәләр салды.
Читайте нас: