Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 сентябрь 2019, 15:30

Безнең районда - Мәскәү метрополитены музее хезмәткәрләре

2020 елда Мәскәү метрополитенының беренче сызыгы ачылуга 85 ел тула.

1933-1935 елларда Мәскәү метрополитенының беренче сызыгын төзегәндә Башкириядән килгән яшьләр үзләре бер зур отряд булган – Калтасы районыннан (ул чагында Краснокама районы да шуңа кергән) гына да 5 меңгә якын кеше. Алар метрополитенның беренче сызыгын – «Кропоткинская», «Сокольники», «Комсомольская» станцияләрен төзегән.
Районның тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда үткән метро төзүчеләрнең якыннары һәм Николо-Березовка мәктәбе укучылары белән очрашу нәкъ Мәскәү метросын төзүдә катнашкан якташларыбызның истәлегенә багышланды.
Мәскәү метрополитены вәкилләре укучыларның сорауларына җаваплар бирде, якташларыбызның якыннары үзләренең әти-бабалары турындагы хатирәләре белән уртаклашты.
- Без метро төзүчеләрнең балалары, якыннары белән очрашырга, сөйләшергә дип килдек. Без Башкортстан эшчеләренең метро төзелешенә керткән өлешләрен ныклап өйрәнергә телибез. Киләчәктә фильм төшерәчәкбез, китап язачакбыз, һәм аны мотлак сезгә, районның тарих һәм туган якны өйрәнү музеена, бүләк итәчәкбез, - ди Мәскәү метрополитены начальнигының беренче урынбасары Павел Ковалёв. – Краснокама районы бик матур, табигате ямьле, кешеләре ачык һәм кунакчыл.
Читайте нас: