Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 сентябрь 2019, 11:55

Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!

"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!" акциясе барышында 291 бала мәктәп кирәк-яраклары белән тәэмин ителде.

Беренче июльдән 31 августка кадәр дәвам иткән «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!» республика хәйрия акциясен районда үткәрүнең йомгагы менә шундый. Бу чорда һәр теләгән кеше тормышта авыр хәлдә калган, күп балалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа уку елына әзерләнүдә хәйрия ярдәме күрсәтә алды.
Акциягә күпләр кушылды. Балалар өчен канцелярия товарлары, кием-салым һәм мебель формасында хәйрия ярдәмен район учреждениеләре һәм оешмалары, шулай ук физик шәхесләр күрсәтте.
Барлыгы 201 000 сум күләмендә хәйрия ярдәме җыелган. Бүгенгә 291 балага мәктәп сумкалары һәм канцелярия товарлары таратылган. Әлеге вакытта да бу эш дәвам итә. Моннан тыш, июль-август айларында исәптә торган гаиләләр барлыгы 301 мең 760 сумлык азык-төлек, кием-салым, хуҗалык һәм канцелярия товарлары белән тәэмин ителгән.
Читайте нас: