Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
13 сентябрь 2019, 16:00

Метрополитен хезмәткәрләре белән очрашу үтте

Фәтхиевлар гаиләсендә Мәскәү метрополитены төзелеше турында бай архив тупланган.

Маргарита Мөхәммәтнуровна бүгенге очрашуга Уфадан тормыш иптәше Рәфис һәм абыйсының улы Артур белән килгән. Аның әтисе Фәтхиев Мөхәммәтнур Фәтхлисламович Башкортстаннан гына түгел, бөтен ил буенча метро төзергә килүчеләр арасыннан иң яше булган. Ул – Калтасы районының Султанай авылында туган, ятим үскән һәм 16 яшендә Мәскәүгә метро төзергә киткән.
Төзелешкә егетләрне 18 яшьтән генә алганнар, шуңа күрә Мәскәүгә барыр өчен аңа ялган документ эшләгәннәр.
- Бу эштә аңа ул чагындагы райкомның беренче секретаре Михаил Звездин ярдәм иткән, - ди Маргарита Мөхәммәтнуровна. – Документын үзгәрткәннәр. Әтием башта - җир казучы, аннары бетончы булып эшләгән. Ул «Комсомольская» станциясен төзүдә катнашкан.
Маргарита Мөхәммәтнуровна үзе белән Мәскәү метросы төзелеше турында күп нәрсәләр тупланган әтисенең альбомын алып килгән.
«Сокольники», «Комсомольская», «Красные ворота» и «Краснопресненская». Фәтхиевларның альбомында шул станцияләрне төзегәндә төшерелгән фотосурәтләр саклана. Башкорстаннан барган яшьләр нәкъ шул станцияләрдә эшләгән.
Читайте нас: