Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
16 сентябрь 2019, 16:38

Мемориаль такта ачылды

Үткән җомгада Николо-Березовканың түбәнге өлешендә Башкортстаннан Мәскәү метрополитетын төзүдә катнашучылар истәлегенә мемориаль такта ачуга багышланган митинг булды.

Митингта Краснокама районы хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин һәм Мәскәү метрополитеты начальнигы урынбасары Павел Ковалев катнашты.
Шулай ук митингта метро төзүдә катнашкан Ислибай Иликбаевның (Редькино авылы) уллары Афанасий һәм Роман Иликбаевлар, шулай ук Аксюк Васильевның оныклары Людмила Айдимирова һәм Валентина Данилина катнашты.
Мемориаль тактаны ачу хокукы район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусинга, Мәскәү метрополитеты начальнигы урынбасары Павел Ковалевка һәм Аксюк Васильевның оныгы Людмила Айдимировага бирелде.
Мемориаль тактаны ачу тантанасыннан соң Мәскәү кунаклары Троице-Никольск храмы белән танышты.
Читайте нас: