Әлеге вакытта проект кысаларында Николо-Березовканың Юл урамы, 40 һәм 40/1нче санлы йортлары территориясен комплекслы төзекләндерү буенча эшләр тәмамланып килә. Эшләр 4 млн сумга төшкән, бу сумманың бер өлешен әлеге йортларда яшәүчеләр дә керткән.
Бүгенге көнгә биредә урамнарга, тротуарларга, парковка урыннарына, балалар уен мәйданчыгына, контейнер мәйданчыгына асфальт салу буенча эшләр тәмамланган.