Кама таңнары
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
17 сентябрь 2019, 17:13

Нәни малай атна буе мәрхүм әнисе белән яшәгән

Яңавылда Гаилә сәясәте буенча координацион советның ашыгыч утырышы үтте.

Моңа гадәттән тыш хәл сәбәпче булды. Бу хакта үзенең социаль челтәрләрендә Яңавыл районы башлыгы Илшат Вазыйгатов хәбәр итте. Нәни малай атна буе мәрхүм әнисе белән яшәгән.
“Тәүгеләре булып балалар бакчасы тәрбиячеләре чаң суга башлый. 30 августтан алар хатынга шалтырата алмый изалана. Фатирга да эләгә алмыйлар: ишек бикле, беркем дәшми. Эзли торгач, фатирдан ачкычы булган мәрхүм хатынның дус кызына чыгалар. Ишекне ачып кергәч, ул коточкыч картинага тап була: 44 яшьлек хатын үлгән. Ә бала куркыныч дәрәҗәдә өзлеккән. Мөгаен, башта малай әнисе йоклап киткән дип уйлаган. Аннары – көннән-көн хәлсезләнгән алты яшьлек малай ниләр кичерүен күз алдына да китерү авыр!” – дип язган Яңавыл районы башлыгы Илшат Вазыйгатов.
Беренчел мәгълүматлар буенча, хатын үз-үзенә кул салган, имеш, язу да калдырган ди. Ләкин болар төгәл түгел әле. Соңрак тикшерү барын да ачыклар.
Әле малайны реанимациягә урнаштырганнар, арытаба аны республика балалар клиник дәваханәсенә госпитализацияләчәкләр. Белгечләр малай бу стрессны исән-имин кичерер, дип ышана.
Әле барлык тиикшерү эшләре башкарыла. Гаилә уңай дип бәяләнгән, исәптә-фәлән тормаган.
Ашыгыч киңәшмә нәтиҗәләре буенча белем бирү учреждениеләре җитәкчеләренә катлаулы гаиләләрне җитди контрольгә алырга һәм ялгызы гына балалар тәрбияләгән хатыннарга диспансеризация үткәрүне оештырырга йөкләмә бирелде.
“Яңавыллылар! Бу фаҗигале очрак безне күп нәрсә хакында уйланырга мәҗбүр итә. Тирә-яктагыларга: күршеләргә, танышларга, туганнар һәм якыннарга карата без тиешле дәрәҗәдә игътибарлымы? Хәлләрен беләбезме? Алар безнең ярдәмгә мохтаҗ түгелме?
Читтә калмагыз! Кеше ялгызлыгына күз йоммагыз. Бу гел генә физик яисә матди ярдәм кирәк дигәнне аңлатмый. Кайчагында бер игътибарлы караш, кайгыртучанлык та бик зур мәгънәгә ия. Барыбыз да кешеләр. Онытмагыз бу хакта!” – дип мөрәҗәгать итә Яңавыл башлыгы җирле халыкка.
Автор: Шакирҗанова Әлфия
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/n-ni-malay-atna-bue-m-rkh-m-nise-bel-n-yash-g-n/
Теглар:яңавыл
Читайте нас: