Кама таңнары
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 сентябрь 2019, 17:28

"Алга" белән уңайлырак

"Алга" бердәм транспорт картасы буенча кулланучыларның сораулары күп.

Картага автобуста кондуктор аша, автовокзалда акча салып булмавы аеруча ачуын китерә халыкның. Моннан тыш, билетта калган сумма күрсәтелми.
«Башавтотранс» филиалы - Нефтекама пассажирлар автотранспорт предприятиесе директоры Альберт Нурисламов аңлатуынча, кешеләр «Алга»ның уңайлыгын ахырга кадәр бәяләп бетермәгән әле. Аның белән тере акча кирәкми. Ә картаны «Сбербанк-онлайн» кушымтасы аша яисә «Сбербанк», «Уралсиб», «Почта России» бүлекчәләрендә тулыландырырга мөмкин.
Ә инде транспорт картасының балансын белү юллары берничә:«Транспортная карта» – Золотая корона (Play Mapketта табарга була) мобиль кушымтасында карау; шәхси кабинетта; кондуктордан карату.
Читайте нас: