Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 сентябрь 2019, 13:39

Николо-Берёзовка конкурста катнашачак

Николо-Берёзовка авылының түбән өлеше уңай шәһәр мохите тудыруның иң яхшы проектлары конкурсында катнашачак.

Бөтенрусия конкурсы 2018 елда башланды һәм төбәкләрдә, муниципаль берәмлекләрдә зур кызыксыну уятты. Шуңа бәйле конкурсны ел саен “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында үткәрү турында карар кабул ителде. Бүләкләү фонды - елына 5 млрд сум.
Конкурста халкы 100 меңгә кадәр булган кече шәһәрләр һәм төбәк әһәмиятендәге тарихи биләмәләр катнаша ала. Николо-Берёзовка конкурсның “Тарихи биләмә” номинациясендә катнаша.
Исегезгә төшерәбез, Николо-Берёзовка Башкортстан Республикасының мәдәни мирас объектларын дәүләт сагы буенча идарәсе карары белән төбәк әһәмиятендәге тарихи биләмә стаутсын алды. Николо-Берёзовка архитектура комплексының 26 борынгы бинасы; Николай чиркәве, “Земство мәктәбе” объекты, ике “Торак йорт” объекты хәзер дәүләт сагындалар. Алар барысы да хәзерге Ленин, элеккеге Купеческая урамында урнашкан.
Мәдәни мирас объектларын саклау буенча идарә саклау предметларын һәм саклана торган территория чикләрен раслады.
Читайте нас: