Кама таңнары
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 сентябрь 2019, 17:45

Политолог ни өчен Хәбировның инаугурациясенә Башкортстанның ике элекке җитәкчесе килүен аңлатты

Радий Хәбировның инаугурациясе көтелгәнчә - яңа җитәкченең вазифага керншү өчен хас таләпләргә һәм процедурага ярашлы үтте, дип билгеләде политолог Николай Евдокимов.

Эксперт ни өчен тантанага республиканың элекке җитәкчеләре: Мортаза Рәхимов һәм Рөстәм Хәмитовның килүен дә аңлатты.
«Монда Радий Хәбировның Башкортстанга кайткач та сайлаган юлын дәвам итүе күзәтелә. Ул шундый символик гамәле белән үзе властьта булган чорда республикада элиталар арасында бернинди дә низаг булмаска тиешлеген күрсәтергә тырыша, - диде политолог. - Игорь Комаровның килүе дә процедурга ярашлы. Гадәттә, федераль округ вәкиле һәрвакыт шундый дәрәҗәдәге чараларда катнаша».
Николай Евдокимов сүзләренчә, хәзер төп интрига — хөкүмәтне кем җитәкләр, аның составы нинди булыр. Политолог кадрлар үзгәрешен көтәргә мөмкин, дип саный.
"Башинформ"нан алынды.
Читайте нас: