Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 сентябрь 2019, 15:46

Радий Хәбиров рәсми рәвештә Башкортстан Башлыгы вазифасына кереште

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның үз вазифасына керешү тантанасы үтте.

Сайлаулар нәтиҗәләре буенча төбәк җитәкчесенә Башкортстан сайлаучыларының 82,02 проценты үз тавышларын бирде. Сайлауларның рәсми нәтиҗәләрен тагын бер кат республика Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Илона Макаренко укып ишеттерде. Ул Радий Хәбировка Башкортстан Башлыгы таныклыгын тапшырды. Инаугурация тантанасы вакытында төбәк башлыгы ант кабул итте, аның тексты республика Конституциясендә беркетелгән.
— Башкортстан Башлыгы вәкаләтләрен тормышка ашырганда Башкортстан Республикасының күпмилләтле халкына тугры хезмәт итәргә, аның дәүләтчелеген ныгытырга һәм якларга, Русия Федерациясе Конституциясен һәм Башкортстан Конституциясен үтәргә, кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен гарантияләргә ант итәм, — диде Радий Хәбиров.
Ант республиканың ике дәүләт телендә — урыс һәм башкорт телләрендә яңгырады. Шул мизгелдән Радий Хәбиров рәсми рәвештә төбәк Башлыгы вазыйфасына кереште.
Инаугурация тантанасында Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, Башкортстанның беренче Президенты Мортаза Рәхимов, Башкортстанның элекке башлыгы Рөстәм Хәмитов, Дәүләт җыелышы депутатлары, Хөкүмәт әгъзалары, муниципалитетлар башлыклары, җәмәгатьчелек вәкилләре катнаша.
Башкортстан Конституциясе буенча республиканың югары вазыйфасын биләүче җитәкчесенә күп вәкаләтләр бирелә, алар арасында Русия Президенты һәм федераль хакимият органнары белән мөнәсәбәтләрдә төбәкне күрсәтү, Хөкүмәтне формалаштыру, законнар үтәлешен контрольдә тоту, бөтен республика территориясендә үтәлергә тиешле указлар һәм боерыклар чыгару бар. Башкортстан Башлыгы шулай ук хакимиятнең башкарма тармагын җитәкли.
Радий Хәбиров вазыйфасына рәсми рәвештә керешкәннән соң, республика Хөкүмәте отставкага китте.
"Башинформ"нан алынды.
Читайте нас: