Кама таңнары
-4 °С
Ачык
җәмгыять
19 сентябрь 2019, 12:32

“Республика Башлыгының Башкортстан үсешенә стратегик карашы бар”

Тарих фәннәре кандидаты, сәясәтче Сергей Лаврентьев республика җитәкчесе Радий Хәбировның республика Башлыгы вазифасына рәсми рәвештә керешүе тантанасына карата үз фикерен белдерде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Сергей Лаврентьев фикеренчә, Радий Хәбировның 11 айга билгеләнгән стратегиясендә, Дәүләт җыелышына Юлламасында һәм гомумдәүләт проектларына кагылышлы башлангычларда барысы да системалаштырылган.
— Шуңа күрә алдагы бишьеллыкка республиканың социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турында җыйнак логик документ барлыкка килде. Мондый программа бик мөһим, чөнки ул гади сүз түгел, ә саннар телендә бәян ителгән, исәп-хисап һәм акча, шәхси җаваплылык белән билгеләнгән. Башкортстан икътисады көчле, кече һем урта бизнесы әһәмиятле урын били, — дип билгеләп үтте Сергей Лаврентьев.
Сәясәтче фикеренчә, республика Башлыгының Башкортстан үсешен стратегик күзаллавы бар.
— Ул шактый алга карый һәм федераль дәрәҗәдә булган элемтәләргә таяна, эшли башлаган һәм эшләп килгән барлык федераль программаларда нәтиҗәле катнашу таләп ителә, — дип ассызыклады эксперт.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/respublika-bashlygyny-bashkortstan-seshen-strategik-karashy-bar/
Читайте нас