Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
19 сентябрь 2019, 16:57

“Республика өчен бик мөһим эш көтелә”

Бүген үз вазифасына керешү тантанасында республика Башлыгы Радий Хәбиров тарафыннан игълан ителгән Башкортстанның үсеш стратегиясе бер генә көндә формалашмады.

Ул озак вакытлы җитди аналитик эш, республика мөмкинлекләре, инвестицияләргә ихтыяҗны, икътисадта һәм төбәк халкы тормышында проблемалы урыннарны өйрәнү нәтиҗәсе. Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев төбәк җитәкчесе чыгышы турында шундый фикер белдерде.
– Республика Башлыгы чыгышында яңгыраган барлык идеяләр гомумдәүләт проектларына нигезләнә, аларны конкретлаштыра, нәтиҗәлелегенә стимул бирә, – диде Константин Толкачев. – Куелган бурычлар акылга нигезләнгән һәм реаль, әмма шул ук вакытта власть органнарыннан да, республиканың һәр кешесеннән дә көч таләп итәчәк. Әлеге идеяләрне тиз рәвештә гамәлгә ашыру өчен Дәүләт җыелышы-Корылтай алдында тиешле хокукый база булдыру бурычы тора. Без законнарны камилләштерү, гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен максималь яклау, икътисадның нәтиҗәле эше, социаль өлкәне төрле яклап үстерү өчен оптималь мохит булдыру өстендә эшләячәкбез. Зур, катлаулы, әмма республика өчен бик мөһим эш көтелә.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/ekonomika/respublika-chen-bik-m-im-esh-k-tel-/
Читайте нас: