Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 сентябрь 2019, 22:30

Яшь лидерлар көч сынашты

Уфаның "Торатау" Конгресс-холлында "Башкортстан Республикасы яшь лидерлары" конкурсының ярымфиналы узды.

Катнашучылар интеллектуаль квест үтте.
Конкурста катнашуга 1705 кеше гариза биргән. Дистанцион бәяләү этабын үтеп, ярымфиналда 207 кеше катнашты. Оештыручылар яшь лидерларның портретын тәкъдим итте.
Аларга уртача 32 яшь. Ярымфиналчыларның күбесе - ир-атлар (71 процент). 91 проценты - югары белемле. 89 кешенең идарә итү тәҗрибәсе - 2-3 ел , 74 кешедә - 4-5 ел тирәсе. Нигездә, катнашучылар Уфадан - 69 процент; Мәскәүдән - 3 процент; Ишембайдан - 2 процент; Салаваттан - 5 процент; Стәрлетамактан - 3 процент. Агыйдел, Бәләбәй, Бөре, Благовещен шәһәрләреннән, Ишле авылыннан берәр катнашучы бар. Нефтеюганск һәм Яңа Уренгойдан да катнашучылар килгән.
Иң күп катнашучылар сәнәгать (14 процент), мәгариф һәм тәрбия өлкәләрендә (8 процент), файдалы казылмалар чыгару һәм эшкәртү тармагында (10 процент), дәүләт хезмәтендә (8 процент) мәшгуль. Инглиз телендә 92 кеше иркен сөйләшә.
Мәгариф марафонына 80 кеше сайлап алыначак. Җиңүчеләр декабрь ахырында игълан ителәчәк.
Фото: http://www.bashinform.ru/
Читайте нас: