Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 сентябрь 2019, 12:43

Башкортстан лидер төбәкләр арасына керергә тиеш

Радий Хәбиров Башкортстанның “үсеш бишьеллыгы” турындагы указга кул куйды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров алдагы бишьеллыкка республика социаль-икътисади үсешенең стратегик юнәлешләре турындагы указга кул куйды. Бу хакта ул бүген Хөкүмәттә узган оператив киңәшмәдә хәбәр итте.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, документ Хөкүмәт тарафыннан җентекләп әзерләнгән. Якын арада брифинглар уздыру планлаштырыла, анда Хөкүмәт әгъзалары төбәкнең стратегик үсеш юнәлешләре, алдагы елларда нәрсә белән шөгыльләнәчәге турында җентекләп сөйләячәк.
Инаугурация тантанасы вакытында Радий Хәбиров амбициоз бурыч куйды: Башкортстан төп биш юнәлеш - кеше потенциалы, яшәү өчен уңайлы мохит, икътисади үсеш, инвестицияләр һәм инфраструктура буенча лидер төбәкләр арасына керергә тиеш.
- Без икътисади стратегияне үзгәртәбез — куллану икътисадыннан үсеш икътисадына күчәбез, - дип белдерде ул.
Бүген Башкортстанның алдагы биш елга социаль-икътисади үсеш стратегиясе нигезендә ел саен инвестицияләр күләмен 450 миллиард сумга кадәр җиткерү, инвестицион үсеш милли рейтингы лидерлары бишлегенә керү планлаштырыла.
Республиканың һәр шәһәрендә һәм районында индустриаль, агросәнәгать яки технопарклар булдыру да мөһим.
Фото: Башинформ сайтыннан
Читайте нас: