Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 сентябрь 2019, 19:58

"Халык Башкортстаннан китәргә түгел, республикага килергә тиеш"

Радий Хәбиров киләсе бишьеллыкта республика үсешен билгеләде.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров киләсе бишьеллыкта республиканы социаль-икътисади үсеше турында указга кул куйды.
Радий Фәрит улы документның җентекләп эшләнүен әйтте. Шулай ук ул 19 сентябрьдә инаугурация вакытында республика биш юнәлеш буенча илнең алдынгы төбәкләре исемлегенә керергә тиешлеген әйткән иде. Атап әйткәндә, кеше потенциалы, яшәр өчен уңайлы мохит, икътисади үсеш, инвестицияләр һәм инфраструктура буенча яңа башлангычлар көтелә.
- Соңгы вакытта республика халкы кими. Без бу хәлне тамырдан үзгәртергә тиеш. 2024 елга халык саны 4,1 миллион кеше булырга тиеш, - диде ул.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/khalyk-bashkortstannan-kit-rg-t-gel-respublikaga-kilerg-tiesh/
Читайте нас: