Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 сентябрь 2019, 12:18

Хезмәтенә күрә хөрмәте

Калтай авылында яшәүче Николай Васильевка шушы көннәрдә 85 яшь тулды.

Сугыш чыкканда Николай Васильевичка җиде яшь була. Сугыштан соңгы җимереклекләрне тергезүдә аның да өлеше зур. Алты сыйныф укыгач, Мүзәк мәктәбе каршындагы эшче яшьләр мәктәбендә белем ала ул. Аннары туган колхозында механизатор булып эшли башлый.
Василий Николаевич 1968 елга кадәр чылбырлы ДТ-75 тракторында эшли. 1971 елда тәҗрибәле механизатор буларак аңа колхозга кайтарылган яңа тракторны ышанып тапшыралар. Куәтле К-701 тракторында да эшли ул. Хезмәт сөючән, юмор хисле Василий Николаевич эш башлар алдыннан бөек рус шагыйрьләренең шигырьләрен укый. Аеруча Маяковскийны ярата. Лаеклы ялга чыккач та биш ел эшли әле ул. Намуслы һәм озак еллар эшләгәне өчен «Мир» колхозы идарәсе аңа трактор бүләк итә.
Николай Васильевич «Кызыл йолдыз» ордены кавалеры, «11нче бишьеллык ударнигы», «1981, 1982 елларда коммунистик хезмәт ударнигы», «1979, 1980 елларда соцалистик ярышларда җиңүче».
Уңган эшче генә түгел, кайгыртучан әти дә әле ул. Тормыш иптәше иртә мәрхүмә булганлыктан, алты баласына ул ата да, ана да була. Шөкер, Николай Васильевичның балалары үз үрнәгендә тәрбияләнә – барысы да тормышта лаеклы урыннарын таба. Кызы Людмила Мүзәк мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта, уллары Леонид, Дмитрий һәм Геннадий әтисе юлыннан китә, кызлары Светлана һәм Дина социаль өлкәдә эшлиләр.
Юбилярны котларга тату гаиләсе җыелды. Мүзәк авыл биләмәсе башлыгы Валентин Никишев һәм башлангыч ветераннар оешмасы рәисе А.Дмитриев, Николай Васильевичка саулык һәм иминлек теләп, бүләк тапшырдылар.
Элиса Янышина, китапханәче.
Теглар:мүзәк
Читайте нас: