Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 сентябрь 2019, 15:05

Башкортстан санлы тапшыруга күчә

14 октябрдә Башкортстанда федераль телевизион каналларның аналог тапшырулары туктатыла.

Телевидениесез калмас өчен санлы сигналга көйләнергә кирәк.
«Санга» күчү интернет-телевидение, IP-ТВ белән файдаланганда яисә юлдаш ТВ-сын тоташтырганда кагылмый.
Башкаларга үзләренең телевизорларын тикшерү зарур: заманча модельләр өстәмә җиһазландыру таләп итми, әгәр дә инде телевизорның кинескобы бар һәм алты-җиде ел элек сатып алынган икән, санлы кушымата кирәк.
«Сан» белән файдаланган бөтен абонентларга бушлай 20 канал (Беренче канал, Русия 1, Русия 24, Русия К, Матч, НТВ, 5 канал, «Карусель», ОТР, ТВЦ, Рен, Спас, СТС, Домашний, ТВ-3, «Пятница», «Звезда», «Мир», ТНТ, Муз.) һәм өч радиоканал бирелә.
Читайте нас: