Кама таңнары
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 сентябрь 2019, 16:21

Николо-Берёзовкада яктырткычларны алыштырачаклар

Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин Нефтекама-Николо-Берёзовка юлындагы лампаларны светодиодлыга алыштырырга тәкъдим итте. Гомумән, ул район үзәгенең "ут хуҗалыгын" үзгәртергә тели.

Авылда яктырту приборларын комплекслы алыштыру көтелә.
Тагын да авыл биләмәсенең беренче оештыру утырышында район башлыгы район үзәгендәге юлларга акча һәм көч юнәлтергә ниятләвен белдерде. Әлегә исә кайбер тыкрыкларда да юл юк. Үлән басып киткән бордюрларга да ачуы чыга аның.
"Аларны чокып алырга кирәк. Башка авыл биләмәләре үпкәләмәсен, ләкин беренче чиратта район үзәгендә тәртип урнаштырырга кирәк, чөнки ул - районның йөзе", - дип исәпли Рөстәм Мусин.
Читайте нас: