Кама таңнары
+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
25 сентябрь 2019, 18:03

Яшь иреклеләр слёты узды

Яңа Актанышбаш мәктәбе укучылары Азалия Гыйләҗетдинова һәм Аида Шаймөхәмәтова укытучылары Галия Әхмәрова җитәкчелегендә Башкортстен Республикасы яшь иреклеләренең I республика слётында катнаштылар.

Уфа районының “Зарянка” балалар лагере базасында үткән слётны оештыручылар осталык дәресләре, практикумнар, эшлекле уеннардан торган бай һәм кызыклы программа әзерләгән иде.
Слётның максаты – иң яхшы мәктәп проектларын ачыклау һәм тарату, ирекле башлангычларны тормышка ашыру өлкәсендә катнашучыларның үзара бәйләнешенең нәтиҗәле системасын булдыру һәм конкурсларда актив катнашучыларны, иреклеләр хәрәкәте лидерларын бүләкләү. Безнең укучылар үзләрен ярдәмгә мохтаҗ барысына да булышырга әзер торучы җаваплы, бердәм, инициативалы команда итеп танытты.
Слёт нәтиҗәләре буенча, Башкортстан Республикасында иреклеләр хәрәкәтен үстерүгә өлеш керткәннәре өчен, укучыларга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Дамира Бикова, «Йолдызлык» үзәге методисты
Читайте нас: