Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2019, 15:07

Агач кисү күпмегә төшә?

Агач турыту - бер эш, ә менә аны кисү - проблема. Дөресрәге, кыйммәтле.

Шушы көннәрдә узган киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин "Коммунальник"ка шундый сорау бирде: "Бу хакларны кайдан аласыз?"
Ә бу сорауга аны зур агачны кисүгә коммунальчылар куйган бәяне күрү этәрде. Аңлашыла ки, агачны белгечләр һәм махсус техника белән генә кисәргә тиеш. Һәм "Коммунальник" бер агачны 15 мең сумга кисә булып чыкты.
«Мондый саннарны каян аласыз сез? Биләмә башлыклары да шуның белән ризалаша бит!» - дип ачуланды Рөстәм Мусин.
Район үзәгенең яңа башлыгы бюджет акчасын нәтиҗәле кулланыр дип ышанабыз.
Читайте нас: