Моңа кадәр авылда торган обелиск гадәти булмаган формада - күкбаш чәчкәсе иде. Мондый үзенчәлекле обелиск башка бер авылда да юк иде.
Ләкин вакыт үзенекен итә - металл конструкция кайбер урында тутыккан. Ләкин күкбашны ташларга җыенмыйлар, бәлкем, аны яңа обелиск урынына күчереп булыр.
Кирпечтән яңа обелискны август азагында төзи башлаганнар, бүгенгә төзекләндерү эшләре тәмамланып килә инде.