Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
27 сентябрь 2019, 10:15

Кайда тартырга?

Русиядә балконда тәмәке тарткан өчен 2-3 мең сум штраф яный.

Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тарафыннан яңа кертелгән янгынга каршы режим кагыйдәләренә үзгәрешләр балконнарда тәмәке тартуны тыя, дип хәбәр итә Meduza.
Закон 1 октябрьдән үз көченә керә. Яңа кагыйдәләрдә "ачык утны фатир балконнарында (лоджиядә), торак бүлмәләрендә һәм кунакханә номерларында куллану тыела" дип язылган.
"Балконда тәмәке тарту "ачык яну" категориясенә керә, димәк, ул да тыелачак", — дип хәбәр ителә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында шулай ук балконнарда шашлык кыздырырга һәм шәм яндырырга ярамый, дип аныклыйлар.
Административ хокук бозулар турындагы кодекска ярашлы, янгын хәвефсезлеге таләпләрен бозган өчен кисәтү яки 2-3 мең сум штраф салу каралган.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/obchestvo/kayda-tartyrga/
Читайте нас: