Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
30 сентябрь 2019, 17:21

Берничә телне белгән бар кеше дә тәрҗемәче була алмый

Бүген Халыкара тәрҗемәчеләр көне.

30нчы сентябрьдә тәрҗемәчеләр һөнәри бәйрәмнәрен – Халыкара тәрҗемәчеләр көнен билгеләп үтәләр.
Бәйрәм 1953 елдан алып Халыкара тәрҗемәчеләр федерациясе тарафыннан алга сөрелә, 1991 елдан алып рәсми буларак үткәрелә. Бәйрәм бөтен дөнья тәрҗемәчеләренең бердәмлеген күрсәтер, тәрҗемәче һөнәренең абруен төрле илләрдә ныгытыр өчен үткәрелә.
Тәрҗемә эше гаять зур тырышлык, сабырлык һәм ике телдә дә һәр сүзнең мәгънәсен барлык нечкәлекләре белән белүне таләп итә. Шуның өчен дә тәрҗемәчеләр даими белемнәрен камилләштерә, һәрчак эзләнүдә алар.
Теглар:тәрҗемәче
Читайте нас: