Интернет бик күпләребезнең тормышына үтеп керде, бик күп мәшәкатьләребезне җиңеләйтте, кайвакыт аннан башка дөньяны күз алдына да китереп булмый.
Һәр оешма, предприятиенең генә түгел, аерым кешеләрнең Интернетта үз сайтлары, социаль челтәрләрдә битләре бар. Күп яңалыкны шулардан укып беләбез.
Район гәзите редакциясе дә Интернетта актив тормыш алып барырга тырыша. Яңалыклар белән бүлешәбез, кызыклы кешеләр турында язабыз.
Ә сез Интернетны нәрсә өчен кулланасыз? Яңалыклар укыр өченме, әллә акча эшлисезме анда? Уйнап утырасызмы, вакытыгызны үткәрәсезме шунда?