Кама таңнары
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
1 октябрь 2019, 13:08

Минем гаиләм

Иске Мошты авыл китапханәсендә “Минем гаиләм” темасына экскурс оештырылды.

Китапханәче чарага килүчеләрдән гаиләләрендәге иң онытылмас вакыйгаларны исләренә төшерүен сорады. Балалар төрле чакларны исенә төшерде. Болар беренче бишле дә, конкурста җиңү дә, энекәш яисә сеңлекәшле булу да, озак еллар көткән көчекне бүләк итүләре дә. Балаларның вак-төяк тоелган әйберләргә дә әһәмият бирүләре, онытмаулары бик шәп.
Ә чара ахырында китапханәгә килүчеләр үзләре белән алып килгән гаилә альбомнарын карадылар. Фотога төшерелгән теге яки бу мизгелне исләренә төшерделәр, тәэссоратлары белән уртаклаштылар.
Рәйсә Солтанова.
Теглар:иске мошты
Читайте нас: