Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 октябрь 2019, 14:32

Бәхетле сәгать

1 октябрьдән, Уфада "Алга" бердәм транспорт картасыннан түләп алынган билетлар белән бер сәгать эчендә "Башавтотранс" автобусларыннан электр транспортына (трамвай, троллейбус) күчеп утырып, бушка йөрергә була.

Димәк, пассажирлар бер утырган өчен генә түли дә, сәгать дәвамында күчеп утырганда, шул ук билет белән йөриячәк.
Исегезгә төшерәбез, әлеге тариф Башкортстандә 1 сентябрьдән гамәлгә кертелде. Яңа хезмәттән берничә дистә мең кеше файдаланган да инде.
Автобус, трамвай һәм троллейбусларда урнаштырылган терминаллар сәфәр вакытын күзәтеп торырга мөмкинлек бирә.
Киләчәктә түләүнең яңа системасына хосусый пассажир йөртүчеләр дә кушылачак.
Юл өчен бер тапкыр түләп, 4 тапкыр күчеп утыру очраклары да теркәлгән. Димәк, әлеге кешеләр "Башавтотранс" автобусларында - 60, электр транспортында 54 сум акчасын янга калдырган.
Исегезгә төшерәбез, бердәм транспорт картасы Башкортстанда агымдагы елның 1 июленнән эшли башлады.
Читайте нас: