Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 октябрь 2019, 12:55

Бүләккә концерт

Куян Балалар сәнгать мәктәбе Яңа Каенлыктагы олы яшьтәге һәм инвалид гражданнарны вакытлыча стационар социаль хезмәтләндерү бүлегенә концерт белән барды.

Халыкара өлкәннәр көне әби-бабайларыбызга хөрмәт һәм яратуыбызны кат-кат белдерергә, безнең өчен тырышкан олы кешеләргә рәхмәт әйтергә бик шәп мөмкинлек ул.
30 сентябрьдә матур йола буенча Куян Балалар сәнгать мәктәбе Яңа Каенлыктагы олы яшьтәге һәм инвалид гражданнарны вакытлыча стационар социаль хезмәтләндерү бүлегенә концерт куярга барды. Концертта Р.Рамазанов җитәкчелегендәге «Импульс» инструменталь ансамбле, укытучылар М.Нуримов, Л.Солтанов, Л.Дуршева, үзешчән сәнгать ветераны, Куян авылы мәдәният йорты солисткасы Дамира Габрахманова катнаштылар. Хореография бүлекчәсендә укучы Арина Ильчибаеваның башкорт биюен аеруча ошатты тамашачылар.
Концерттан соң чәй табыны корылды. Чәй эчүне оештыруда ярдәм иткәне өчен “Тәмле” кафесына рәхмәтлебез.
Лилия Хәйбрахманова.
Читайте нас: