Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
2 октябрь 2019, 16:27

Радий Хәбиров “Валдай” халыкара дискуссион клубында чыгыш ясады

1 октябрьдә Сочида Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Русия һәм Ислам дөньясы: берлектәге роль һәм үзара йогынты” махсус сессиясендә катнашты. Сессия “Валдай” халыкара дискуссион клубының XVI еллык утырышы кысаларында узды.

Аның чыгышы республика территориясендә төрле халыкларның һәм диннәрнең күршелек традицияләренә багышланган иде.“Мин Башкортстан Республикасының хәзерге дөньяда төрле милләт һәм конфессияләрнең дус һәм тату яшәвенең уникаль үрнәге булуын расларга тырышам”, — дип белдерде төбәк җитәкчесе.
Ул Башкортстанда яшәүче 4 миллион кешенең 67 проценты – мөселманнар булуын билгеләп үтте. Якынча 36 проценты — урыслар, 30 процентка якыны – башкортлар, 24 проценты – татарлар. Һәм тагын берничә эре этнос, милләт, аерым алганда, чуашлар һәм марилар, алар республика территориясендә 100 меңнән артык кеше яши.
«Республиканы цивилизацияләр, төрле конфессияләр киселешендә тора, дип әйтү безгә ошамый, чөнки без киселештә тормыйбыз. Без үзәктә торабыз. Без барыбыз да үзәктә дус яшибез. Шуңа күрә без еш кына Башкортстан – Евразия йөрәге дип сөйлибез», – дип ассызыклады республика Башлыгы.
Радий Хәбиров Башкортстанда милләт һәм конфессияләр шулкадәр тирән үрелгән ки, дип сөйләде, мөселманнар - Пасха һәм Раштуаны, ә православие динен тотучылар Корбан һәм Ураза бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Республикада һәр өченче никах – катнаш, һәм мондый кызыклы тәҗрибәне башка төбәкләрдә табу кыен. Хәзерге Русия ислам үзәге Уфада урнашкан, борынгы «Галия» һәм «Усмания» мәдрәсәләре бар. Безнең Русия ислам университеты Ислам университетлары Федерациясенә керә. Башкортстанда вәгазьчеләр белән проблема юк, биредә сөнни-мөселманнар яши, һәм республикада ваһабичылык белән эш иткән бер генә мәчет тә юк.
Идел буе, башкорт исламы тирән үтеп керүе һәм шул ук вакытта үз-үзен саклавы белән аерылып тора, дип ассызыклады төбәк җитәкчесе. Моның безнең зур байлыгыбыз һәм өстенлегебез булуын да билгеләде ул.
Чыгышының ахырында Радий Хәбиров клуб әгъзаларын утырышны безнең республикада уздырырга чакырды.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/budni/radiy-kh-birov-valday-khalykara-diskussion-klubynda-chygysh-yasady/
Читайте нас: