Районда контейнерлаштыру акрын бара. Менә шул безгә гаеп итеп куела. Моңа аптырыйсы юк. Башка күп кенә районнарда кон-тейнер белән чүп җыю ысулы элек-электән сакланса, бездә чүпне капчык белән җыюга күчелде. Контейнер белән чүп җыю район үзәгендә һәм Куянда бар иде, әмма контейнерлар гел тулып, чәчелеп, түгелеп, сасып ята башлагач, бу тирәдә яшәгән халыклар да моңа ризасызлык белдергәч, контейнерларны “себереп түктеләр” дә, чүп түгү машинасы алып, чүпне билгеле бер вакытта махсус капчыкка тутырып ыргыту юлын сайладылар.
Чүп проблемасын хәл иттеме бу? Икеле. Чөнки машиналар вакытында йөрмәде, өстәвенә, капчыкларны сатып алырга кирәк иде – бу үзенә күрә чүп түккән өчен хак булып та торды. Әмма күпчелек халык моны кабул итмәде. Тиен генә торса да, капчык өчен акча чыгарасы килмәде. Җитмәсә, ул капчыклар бәләкәй һәм юка булып, чүп аны бик тиз тишеп чыга иде.
Нәрсә кала? Чүп тыныч кына якын-тирә урманнарга, ярларга, чокыр-чакырларга тула бирде. Без - сезгә, сез безгә тимәгез дигән кебек яшәдек моңа кадәр. Әмма ел башыннан хөкүмәт чүп реформасын тормышка ашыра башлады. Хәлләр яхшырдымы? Юк шул әлегә. Чөнки ил дә, халык та моңа әзер түгел булып чыкты. Иң беренчедән, яңадан контейнерларны кайтарырга кирәк иде. Бу юлы инде район үзәгенә генә түгел, һәрбер авылга. Контейнерның да без күнеккән тимере, “төбе тишек өсте ачыгы түгел”, ә “евросы”: пластиктан эшләнгәне, өсте капкачлы, биклесе. Аз куйганда да районга шундый 488 контейнер кирәк, әле шуның 254е кайткан. Алары да әлегә урыннарына куелмаган, чөнки аларны теләсә кайсы буш урынга илтеп куеп булмый – махсус мәйданчык кирәк. Ул бетонланган, койма белән уратып алынган булырга тиеш. Аны, өстәвенә, дезинфекцияләп, чистартып торырырга кирәк. Бер сүз белән әйткәндә, яңалык – ул бик яхшы онытылган искелек, дигән мәкальне искә төшереп, безгә тиз арада контейнерларны урнаштырырга кирәк. Быелга район үзәгендә генә булса да. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин коммуналчылар алдына шундый бурыч куйды.