Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
3 октябрь 2019, 12:20

Рухи дөньяда да фани дөнья мәшәкатьләре

Николо-Березовка авылының Мәхмүтҗан Идрисов исемендәге мәчетендә киңәшмә үтте. Анда район мәчетенең имам-хатыйблары катнашты. Бу юлы мәчетләрне янгыннан һәм терроризмнан саклау мәсьәләләре тикшерелде.

Районның имам-мөхтәсибе Рафаэль хәзрәт Әхмәдишин раславынча, районда бүгенге көндә 19 мөселман общинасы һәм 15 гамәлдәге мәчет теркәлгән. Һәм аларның барысы да халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирү буенча билгеле эшләр алып бара.
Мәчетләрнең барысы да халык күп җыела торган урыннар категориясенә керә. Шуңа күрә аларда Русия Федерациясе Хөкүмәтенең янгынга һәм терроризмга каршы тору буенча карарларының барлык таләпләре дә үтәлергә тиеш.
Район үзәге мәчетендә бу яктан зур эш башкарылган. Быел җәй биредә идәннәр җылытылган. Шулай ук ут сүндергечләр сатып алынган, видеокамералар куелган. Янгын очрагына халыкны эвакуацияләү планы төзелгән, запас чыгу юлы билгеләнгән. Эвакуация юллары күрсәтелеп эленгән. Шулай ук янгынга каршы инвентарь комплектланган.
Әмма башка мәчетләр бу сорауларда әлегә калыша. Беренчедән, һәр мәчеттә - объектның хәвефсезлек паспорты, ә имам-хатыйбның югарыдагы органы - ахундлык яисә мөфтият - тарафыннан расланган таныклыгы булырга тиеш. Беренче чиратта барлык мәчетләрдә дә запас чыгу юлы булдырырга һәм ут сүндергечләр сатып алырга кирәк. Чыгыш ясаучылар тәкъдим иткәнчә, запас чыгу юлы өчен тәрәзәләрнең берсен кулланырга мөмкин. Моның өчен күп акча да кирәкми.
Республиканың төньяк-көнбатыш районнарының имам-ахуны Сабирҗан хәзрәт Сәлимгәрәев үзенең чыгышында халыкка рухи-әхлакый тәрбия бирүдә зур өлеш керткән өчен барлык имамнарга да рәхмәт белдерде. Ул әлеге вакытта халыкны тәрбияләү белән дини оешмалар гына шөгыльләнә, дип билгеләде. Мәктәп балаларга белем генә бирә, педагогик коллективлар тәрбия эшеннән баш тартты, ди ул.
Әйтергә кирәк, бу мәсьәләдә уңай тенденцияләр дә күзәтелә. Мәсәлән, Куян мәчетенең имам-хатыйбы Рәис хәзрәт Әхмәдуллин махсус әзерлек курсларын тәмамлаган һәм мәктәпләрдә эшләр өчен таныклык алган. Бу мөмкинлектән файдаланырга һәм зур авыллардан – берәр булса да, ә район үзәгеннән берничә кешене шул курсларга җибәрергә кирәк.
Һәр авылда диярлек халыкны оештыра алырлык хезмәт ветераннары – хезмәт коллективларының элекке җитәкчеләре, авыл Советларының башкарма комитетлары рәисләре, бригадирлар, ферма мөдирләре, депутатлар яши. Мәхмүтҗан Идрисов имамнарга аларны да эшкә җәлеп итәргә һәм шул рәвешле уртак көчләр белән күп мәсьәләләрне хәл итәргә тәкъдим итте. Ә районда андый мисаллар бар. Мәсәлән, барысына да билгеле булган хезмәт ветераны Фәнүс Исламов Куян мәчетенә зур ярдәм күрсәтә. Шулай ук Мәхмүтҗан Мөдәрисович үзе дә район үзәге мәчетен ремонтлаганда оештыру эшләрендә булышты. Һәр мәчеткә үзенең Исламовын яисә Идрисовын табарга кирәк, шул рәвешле күп мәсьәләләрне хәл итүе җиңелрәк булыр дип ышанасы килә.
Район хакимиятенең авыл бүлеге начальнигы Рәдиф Әхсәнов үзенең чыгышында күтәрелгән мәсьәләләр һәм уртак көчләр белән аларны хәл итү буенча чаралар планын әзерләргә тәкъдим итте.
Читайте нас: