Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
4 октябрь 2019, 15:10

Нефтекамада яңартылган "Сәламәтлек сукмагы"н ачтылар

Нефтекамада реконструкциядән соң «Сәламәтлек сукмагы»н ачу тантанасы булды. Эшләр «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» программасын үтәү кысаларында башкарылды.

Нефтекама шәһәре хакимияте башлыгы Ратмир Мәүлиев быел ике чакрымнан артык озынлыктагы сукмакның асфальтлануын, урам утлары һәм эскәмияләр урнаштырылуын сөйләде. Биредә үз эшләнмәләрен тәкъдим иткән осталар арасында бәйге үткәрелгән, һәм иң яхшы эшләр шәһәр паркында "Сәламәтлек сукмагы"н бизи хәзер. Радий Хәбиров, аерым алганда, велоюлларны төзекләндерү эше барышы белән кызыксынды.
Муниципалитет башлыгы сүзләренә караганда, 2020 елда биредә воркаут буенча спорт мәйданчыгы урнаштырылачак, тагын ике километр сәламәтлек сукмагы төзеләчәк, аны шулай ук яктыртачаклар һәм төзекләндерәчәкләр.
Фото: Башинформ
Читайте нас: