Кама таңнары
+22 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 октябрь 2019, 17:09

Авыл яктыра

Куянда берничә урамга куелган светодиодлы лампаларга авыл халкы сөенеп туялмый.

- Урамнарны яктырту системасын яңарту турында күптән янып йөрибез инде без, шуңа да яңа лампаларны тәү башлап алар бөтенләй булмаган урыннарга куйдык, - ди биләмә башлыгы Валерий Сазыкин. – Әлбәттә, кешеләрнең теләкләрен дә искә алырга, мәсьәләнең икътисади ягын да исәпләргә туры килде. Әмма авылда хәзер яктырак.
Быел җәй Яр буе урамындагы, мәчет янында Урман урамында, мәктәп һәм балалар бакчасы арасындагы яктырту системасына ка¬питаль ремонт ясаганнар. Бу эшләрне «Экострой» җәмгыяте башкарган.
Шул исәптән мәчет янында энергияне сакчыл яндыра торган яктырткычлы биш багана утыртканнар.
Читайте нас: