Кама таңнары
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
7 октябрь 2019, 13:07

Булганны саклый белмибез

Нефтекама-Николо-Берёзовка юлы күптән ремонт сорады һәм быел җәй биредә, ниһаять, капиталь ремонт ясадылар.

Әмма ни хикмәт аны җимерә дә башладылар. Нефтьчеләрнең урман буйлап эшләүче техникасы юлга бөтен пычракны алып чыга. Бу урында хәтта асфальтны күрерлек түгел. Тәгәрмәчләренә шулхәтле пычрак урап безнең әйбәт юлыбызны бозарга ничек вөҗданнары җитәдер! Бик кирәк икән, үзләренең объектларына юл салсыннар иде, хет бетон плитәләр. Әмма бит аңа акча чыгарырга кирәк. Барлык салым түләүчеләр исәбенә ремонтланган җәмәгать юлын бозу күпкә җиңелрәк шул.
Өстәвенә авыр техникадан юлда тәгәрмәч эзләре кала башлаган. Камадан ком ташучы самосваллар да “үз өлешен” кертә монда. Алары да кагыйдәләрне бар дип тә белмиләр: комны ачык кузовта һәм чүмәкәй итеп төяп ташыйлар. Ташлар юлга коелып бара һәм каршыга килүче машинаның алгы пыяласына оча. Редакция машинасының алгы пыяласындагы бөтен эзләр дә нәкъ менә Николо-Берёзовка юлында ясалды.
Әйе, юллар начар дип зарланырга яратабыз, ә менә аларны саклый белмибез.
Читайте нас: