Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
8 октябрь 2019, 13:33

Тирә-якны яшеллеккә күмәбез

Районда “Яшел Башкортстан” дип исемләнгән республика акциясе узды. Район хакимияте башлыгы Рөстәм Мусин урындагы депутатлар, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре белән Николо-Березовканың Җиңү паркында миләшләр утырттылар.

“Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында бишенче октбярьдә республика шәһәрләре һәм районнарында 69 мең төп агач утыртылды. Акциядә барлыгы 138 мең кеше ктанашты.
Краснокамалылар да республика чарасыннан читтә калмады. Авылларда өмәләр узды. Территорияләрне, ихаталар, мәктәп, балалар бакчалары ихаталарын, пердприятие һәм оешма алларын яшелләндерү буенча “Яшел Башкортстан” акциясе, авылларда аллеялар утырту 200дән артык кешене җыйды, алар көче белән бөтен район уенча 500дән артык агач утыртылды.
Бу көнне элекке ирләр монастыре кырын чистарту буенча да өмә оештырылды. Ә инде дәррәү эш алдыннан өмәдә катнашучылар Бөтенхалык подписка көне уңаеннан үткәрелгән “йолдызлы зарядка”да катнаштылар.
Читайте нас: