Кама таңнары
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 октябрь 2019, 12:44

11 октябрьдә Башкортстан гимнын бөтен республика белән җырлаячакбыз

Республика көне уңаеннан бәйрәм оештыручылар үзенчәлекле флешмоб үткәрә – бөтен республика белән Гимн җырлаячакбыз. Флешмоб 17.30 сәгатьтә “Ватан” паркында уза, аны БСТдан күрсәтеп торачаклар.

Краснокама районы да бу акциягә кушыла. 17.00 сәгатьтә район мәдәният йорты каршына флешмобта катнашырга теләүчеләр җыелачак. Башта концерт булачак, ә төгәл 17.30 сәгатьтә Гимнны җырлый башлаячаклар.
Шундый ук флешмоб авылларда да узачак. Кайда җыелырга икәнен урыннарда хәбәр итәчәкләр. Ә Николо-Берёзовкада флешмоб оештыручылар якташларны үзәк мәйданда күрсәтелгән вакытта көтеп кала. Бергәләп җырлыйк, дуслар!
Читайте нас: