Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 октябрь 2019, 16:58

12 октябрьдә районда ярминкә булачак

12 октябрьдә 10:00 сәгатьтә Николо-Берёзовка авылының үзәк мәйданында АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫ ЯРМИНКӘСЕ узачак.

Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре, крестьян-фермер хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләре сатуга ит, сөт продукциясе, бал, балык, камыр ашлары һәм башка төрле ризыклар чыгарачак. Тагын да ашлык, фураж, печән, салам, утын һәм авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләренең башка продукциясе сатылачак. Ярминкәгә рәхим итегез.
Фәнзилә Хәбибҗанова.
Читайте нас: