Кама таңнары
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 октябрь 2019, 18:26

Гәзитнең "икенче тормышы"

Бөенхалык подписка көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә кул эшләнмәләре күргәзмәсе дә оештырылып анда гәзиттән ясалган төрле әйберләр куелган иде.

Гәзит яки журналны икенче тапкыр куллануның вариантлары бик күп икән лә. Бәйрәм кунаклары Агыйделдән Фәйрүз Мөхәммәтшин, Николо-Берёзовкадан Вәсилә Низаметдинова һәм Любовь Абакшина, Николо-Березовкадан 10 яшьлек Алина Закированың эшләре белән таныша алды.
Шулай ук НиколоБерезовка балалар сәнгать мәктәбе һәм «Йолдызлык» балалар иҗат үзәге коллективлары да үз эшләрен тәкъдим итте.
Осталарның һәр эше үзенчәлекле иде! Фәйрүз Мөхәммәтшин гәзиттән кәрзиннәр, вазалар үрә, гадәти пыяла шешәләрне матур итеп бизи, хәтта кепкалар да ясый. Вәсилә Низаметдинова һәм Любовь Абакшинаның эшләре матурлыгы һәм оригинальлеге белән игътибарны җәлеп итеп кенә калмый, көнкүрештә дә куллану таба ала.
Бер сүз белән әйткәндә, һәр эшләнмә соклануга һәм мактауга лаек иде. Актив катнашканнары өчен һәр катнашучы район гәзите редакциясеннән бүләк алды.
Читайте нас: