Барлык яңалыклар
җәмгыять
10 октябрь 2019, 13:48

Районда хәрби хезмәткә чакыру комиссиясе эшли башлады

Быел көз Нефтекама берләштерелгән хәрби комиссариаты Кораллы Көчләр сафына 159 егетне чакырырга тиеш, шуларның 27се – Краснокама районыннан.

Язгы чакырылыштан азрак бу: ул чакта 199 кешене армиягә алдылар, шуларның 35е – краснокамалылар иде.
Район хакимиятендә үткән оператив киңәшмәдә комиссариат вәкиле отчет тотканча, быел 50 эш хәрби училищеларга керергә җибәрелгән булган, әмма районнан дүрт кеше генә керә алган, чөнки хәрби уку йортларына конкурс сайлавы каты.
Хәрби комиссариат ДОСААФ аша В һәм С категорияләренә бушлай укырга чакыра егетләрне. Хәтеремдә, заманында бу мөмкинлектән күпләр файдаланырга тырыша иде. Ә хәзер, хәрби комиссариат хезмәткәре әйтүенчә, егетләр укудан баш тарта, чөнки В категорияләре бар, ә С аларга кирәкми. Бу бит эшче һөнәре, ә яшьләрнең “кул пычратасы” килми, күрәсең.
Читайте нас: