Кама таңнары
+12 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 октябрь 2019, 14:39

“Алтын көз” мул уңыш китерә

Мәскәүдә “Алтын көз” XXI Русия агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады. Русиянең Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ел саен оештырылучы экспозиция Агросәнәгать комплексы атнасының иң зур вакыйгаларының берсе булып тора.

Күргәзмә эшендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров җитәкчелегендәге республика делегациясе катнаша. Эшлекле программа кысаларында төбәк җитәкчесе экспозицияне карады, анда катнашучылар – төбәкләр һәм предприятиеләр стендлары белән танышты.
Чараның беренче көнендә Русия Хөкүмәте Рәисе Дмитрий Медведев та “Алтын көз” эше белән танышты. Ул экспозицияне ачу тантанасында чыгыш ясады һәм илнең иң алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.
Күргәзмә белән танышу барышында Дмитрий Медведев үзенең урынбасары Алексей Гордеев һәм авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев белән бергә Башкортстан стендын карады. Анда алар төбәкнең инвестиция куәте, шулай ук тармак үсешенең төп юнәлешләре һәм агросәнәгать комплексы өлкәсендәге иң эре проектлар белән танышты.
Радий Хәбиров Дмитрий Медведевка агросәнәгать комплексын үстерүнең максатлы күрсәткечләре һәм ярдәм чаралары, аерым алганда, төбәктә кооперацияне киңәйтү һәм кооперативлар җитештергән продукция күләмен арттыру турында сөйләде. Мәсәлән, 2024 елга аларның санын төбәктә хәзерге 106дан 500 берәмлеккә кадәр җиткерү планлаштырыла. Тоташ алганда, агросәнәгать тармагы эшенең төп юнәлешләре Башкортстан Башлыгының “сентябрь указы” белән ныгытылган.
– Быел авыл хуҗалыгы җитештерүенең барлык күрсәткечләре буенча да үсеш белән барабыз. Узган елда 3 миллион тонна ашлык җыеп алынган иде, быел – 3,2 миллион тонна. Тулаем алганда, без үзебезне азык-төлек продуктлары белән тәэмин иттек. Бу хакта мин Дмитрий Медведевка сөйләдем. Хәзер безгә аларны эшкәртергә кирәк. Әлеге вакытта без ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча зур проект әзерлибез. Алынган продукт­ларны, шул исәптән химия сәнәгатендә дә, файдаланырга планлаштырабыз. Бездә ул яхшы үсешкән, – диде Радий Хәбиров. – Эшкуарлар тарафыннан сөт сәнәгатенә карата зур кызыксыну күрәбез. “Сентябрь” указында без амбициоз максат куйдык – сөт җитештерү күләмен 700 мең тоннадан 1,2 миллионга кадәр арттыру. Димәк, Башкортстан территориясендә аны эшкәртүне дә үстерәчәкбез.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/selo/altyn-k-z-mul-u-ysh-kiter/
Читайте нас: