Кама таңнары
+4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
11 октябрь 2019, 20:33

Краснокамалылар бөтен республика белән гимн җырлады

Республика көне уңаеннан флешмоб үтте.

Башкортстан гимнын бергәләп җырларга дип төгәл 17.30да "Ватан" паркында төрледән-төрле кешеләр җыелды. Шул ук вакытта флешмобка шәһәр һәм авылларда кушылдылар.
Николо-Березовкада кешеләр мәдәният йорты каршына җыелды. Йөздән артык кеше билгеле вакытта гимн башкарды.
Аннары концерт башланды. Көн болытлы, салкынча һәм җилле булса да, Республика көнен күңелле үткәрдек.
Читайте нас: