Уфада алар барлык районнарда да узачак. Бәйрәмнең төп мәйданчыклары итеп Салават Юлаев исемендәге мәйдан һәм «Торатау" Конгресс-холлы билгеләнгән. Анда " Русия Кораллы Көчләрендә контракт буенча хәрби хезмәт - синең сайлау» акциясе уза. 14 сәгатьтә «Юнармия» Бөтенрусия балалар-үсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте сафларына кабул итү тантанасы була.
16 сәгатьтә «Дәрвиш Хан» төркеме чыгыш ясаячак. Кичәнең хедлайнерлары - Башкортстан Республикасының атказанган артистлары Сергей Приказчиков («Pizza» төркеменә нигез салучы һәм солисты), шулай ук Elvin Grey.
Концерт фейерверк һәм лазер тамашасы белән 20.30 сәгатьтә тәмамланачак.