Кама таңнары
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
18 октябрь 2019, 10:49

Күп балалы гаиләләргә махсус таныклыклар бирә башладылар

Мондый рәсми документ Башкортстан Республикасында беренче тапкыр әзерләнгән. Ул гаиләнең күп балалы статусын раслый һәм кибетләрдә, күңел ачу үзәкләрендә, музейларда, театрларда төрле ташлама алырга хокук бирә.

Таныклык алу өчен БР халыкны социаль яклау үзәге филиалына, я исә күп функцияле үзәкнең теләсә нинди офисына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Беренче очракта таныклыкны – мөрәҗәгать иткән көндә үк, ә икенчесендә 10 көннән соң алырга мөмкин.
Таныклык алу өчен документлар җыелмасы гади: ата-ананың паспортлары, никах яки аны таркату турында таныклык, гаилә составы турында белешмә, барлык балаларның да туу турында таныклыклары (шул исәптән, тәрбиягә, уллыкка, опекага алынганнарның).
Әгәр гаиләдә тәрбиягә яки опекага алынган балалар бар икән, муниципаль органнарның тиешле карарларын күрсәтергә кирәк. Баланың туу турындагы таныклыгына атасы турында мәгълүматлар ананың гаризасы нигезендә кертелгән очракта, ЗАГС органы биргән махсус белешмә таләп ителә.
Чыганак: http://www.bashinform.ru/bash/1367181/
Читайте нас: