Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
21 октябрь 2019, 13:24

Илһам чишмәсе саекмасын

«Тулпар» Башкортстан яшьләре журналы битләрендә өч ел барган «Илһамлы мизгел» конкурсында 27 төбәктән 45 кеше катнашты.

Әлеге нәсер һәм парчалар конкурсы республикада беренче тапкыр үтте. Конкурска Агыйдел шәһәреннән Рәфисә Салихҗанова да үзенең «Изге ният» әсәрен тәкъдим итте.
3 октябрьдә Уфа «Нур» татар дәүләт театрының кече залында әдәби конкурсның йомгаклау тантанасы үтте һәм анда җиңүчеләрне бүләкләделәр. Җиңүчеләр арасында Рәфисә Салихҗанова да булды. Ул Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетыннан һәм «Кызыл таң» нәшриятыннан әдәбиятыбызга керткән өлеше һәм югары әдәби осталыгы өчен 3 дәрәҗә дипломнары белән бүләкләнде. Тантана барышында «Нур» театры артистлары башкаруында җиңүчеләрнең әсәрләре дә укылды. Рәфисә Салихҗанованың әсәрен Башкортстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйхов шулай ук «Юлдаш» радиосында да укыды.
Безнең күптәнге штаттан тыш хәбәрчебез Рәфисә Салихҗанованы олы җиңүе белән котлыйбыз һәм аңа киләчәктә иҗади уңышлар, илһам чишмәсенең саекмавын телибез.
Читайте нас: