Кама таңнары
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
җәмгыять
22 октябрь 2019, 22:19

Бер ханым унитазда комак ашап торган питонга тап булган

Австралиядә яшәүче бер ханым үзенең унитазында комак ашап торган еланга тап булган.

Кондитер Жана Энглер урындагы вакыт белән иртәнге сәгать дүрттә торып туалетка кергән. Унитазда ул комак ашап торган еланны күреп калган. «Мин нишләргә дә белми аптырап калдым. Башыма, нәрсә бу, дигән уй гына килә алды», - дип сөйләгән соңыннан австралияле.
Энглер улын йокысыннан уятып, гадәти булмаган тамашаны аңа да күрсәткән. Ханым эшкә киткән, ә кайтуына унитазда елан булмаган. Ул рептилий башкача килмәс дип ышана.
Чыганак: LENTA.RU
Читайте нас: