Кама таңнары
+14 °С
Облачно
җәмгыять
22 Октября 2019, 05:45

Язмыш бүләге

Күзләреңдә синең көзге сагыш,Иренеңдә - яшерен елмаю.Бүләк итте миңа сине язмыш, Кирәкми, соң инде, дип, моңаю.

Добавить в предпочтительные источники Google
Һәр мизгелнең була үз яме,
Алтыннан коела көзен мәхәббәт.
Сөюгә сусаган иреннәр тәме,
Яралы күңелгә бары тик сихәт.
Яннарыңнан китмәс тә идем,
Миннән генә торса барысы да.
Гомерем буе сине эзләдем,
Йөрәгем гел ялгызлыктан ярсыды.
Бу очрашулар язмыш бүләге,
Кабул итеп алыйк, ниһаять,
Йөрәкләрнең уртак теләге,
Татлы хисләр, бәхетле мәхәббәт.
Читайте нас