Кама таңнары
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
җәмгыять
23 октябрь 2019, 21:25

Без – авылыбызның матурлыгы өчен

Авылга тирән көз килде… Бар эшләр дә беткән, уңыш җыелган, бакча мәшәкатьләре тәмамланган кебек тоелса да, юк икән, тагын бер мөһим эшләнмәгән эш калган икән.

Безнең Яңа Бөртек авылы Башкортстанның иң матур почмакларының берсендә урнашкан. Аның табигатенең матурлыгын аңлатып бетерерлек түгел: авыл уртасыннан агып яткан күлдәй тирән елгасы, һәр яз саен очып килгән аккошлары, камышлар арасында оя корган челәннәре, елгада яшәгән ондатра һәм кондызлары…
Мин бу авылда тумасам да, бар күңелем белән яратам мин аны. Мин авылыбызны аның матур табигате һәм саф һавасы өчен генә түгел, анда барган тормыш, кешелекле, ачык күршеләр өчен дә яратам. Авылыбызның һәр кешесе аны минем кебек үк яратадыр, кече туган иле белән горуланадыр һәм аның чәчәк атуын телидер дип уйлыйм.
18 октябрьдә көн матур һәм җылы булды. Бу көнне Галәветдин Мусин башлангычы белән авыл халкы изге эш башкарырга – агачлар утыртырга булды. Барыбыз бергә җыелып, елга буена 11 юкә агачы утырттык. Без моның белән генә чикләнмәскә булдык һәм яз көне башка агачлар да утыртырга планлаштырдык.
Бу бик зур эш булмаса да, безнең акциягә башка авыллар да кушылыр дип ышанам. Агач утырту безнең авылларның тагын бер күркәм традициясенә әверелсен иде.
Илсөяр Әюпова
Теглар:яңа бөртек
Читайте нас: