Чарада катнашучылар ерак вакытлардан сакланган һәм кулдан төсле җепләр белән чигелгән яулыкларны, бизәнү әйберләрен, киемнәр һәм аяк киемнәрен кызыксынып карады, гарәп телендәге догалыклар аеруча гаҗәпләндерде.
Мондый чаралар милли йолаларны саклауга һәм аларны киләчәк буыннарга тапшыруга булышлык итә, үз халкыңның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен өйрәнергә мөмкинлек бирә. Әбием сандыгы – борынгы һәм кыйммәтле әйберләрнең хәзинәсе ул. Сандык! Ул борынгы һәм кадерле әйбер. Үзе турында озын-озаклап сөйләтергә лаеклы ул.
Электән кияүгә чыгарга әзерләнгән һәр кызга сандык әзерләгәннәр. Гаиләнең байлыгын да шул сандыклар санына карап билгеләгәннәр.
Сандык эчендә кырыйда тар гына тартма бар, шунда фотосурәтләр, документлар һәм бизәнү әйберләрен саклаганнар. Сандык төбендә әбиләребезнең балачагы һәм яшьлеге белән бәйле әллә күпме файдалы һәм кызыклы әйберләр табып була. Аның ишеген ачкач борынга үзенчәлекле ис бәрелә. Ул башка, без өлкәннәрнең сөйләвеннән генә белгән чорның исе. Шуңа да сандыкны без яше буенча хөрмәт итәргә кирәкле булган якын танышыбыз кебек кабул итәбез.
Кунаклар алып килгән экспонатлар арасында бик борынгы әйберләр дә бар иде. Шулар арасында - 20нче гасыр башына караган хушбуй савыты. Завод билгесе сакланган күн читекләр дә гаҗәпләндерде. Алар 1921 елда тегелгән һәм 11 сум 50 тиен торган. Бер гасыр элек тегелгән булып та төсе уңмаган кәшемир яулык та таң калдырды безне. Күргәзмәгә китерелгән блузка һәм герман яулыгы сугыштан соңгы чорга алып кайттылар. Өйдә тукылган паласлар, җәймәләр, чигелгән кул сөрткечләр һәм көндәлектә, дини йолаларда кулланылган сөлгеләрнең күплеге чара кунакларын шаккатырды. Ә инде гарәп телендәге догалыклар күргәзмәнең төп кыйммәте булды.