Николо-Березовка мәчетенең имам-хатибы Зифил хәзрәт Нурисламов искә алуынча, берничә ел элек Яңа Хаҗида мәрхүм булганнарны ислам кануннары буенча җирләргә кеше табалмаганнар. Шул чакта берничә кеше җыелышып Рәфит Хуҗинга шушы эшне үз кулуына алуын үтенгәннәр. Ул ике ел Куян мәчетенә укырга йөргән һәм Яңа Хаҗи мәхәлләсенә имам-хатиб итеп сайланган. Аның алдына авылда мәчет төзү бурычы куелган.
Авыл уртасында электән укытучылар яшәгән ике фатирлы ташландык йорт торган. Шул йортны күмәк көч белән тергезә башлаганнар. Беренче эш итеп түбәсен яңартырга кирәк булган, чөнки су үткәргән. Бу максатка Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте 50 мең сум акча бүлгән.
Мондый ярдәмгә куанган авыл кешеләре эшкә актив тотынган. Берәүләр акчалата булышкан, икенчеләр төзелеш материаллары биргән, кемдер өмәләрдә катнашкан. Һәм бина акрынлап матурланган, төзекләнгән. Җылыту җайланмасын юнәтүгә һәм куюга Диния нәзарәте тагын 120 мең сум бүлгән.
Бүген мәчет - авылда иң матур бина. Эчендә ике зал, ир-атларныкы һәм хатын-кызларныкы, уку бүлмәсе һәм ярдәмче бүлмәләр бар. Ә иң мөһиме, мәчеткә газ кертелгән. Стеналары евро¬вагонкадан, идәннәренә келәмнәр җәйгәнннәр. Исеме дә бик матур - аны "Нур" мәчете дип атаганнар.